Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ринас Эхмэтов - МАЛТАБАРЫМ (Ринас Эхмэтов кое. Мирхади Разов суз.) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Сулар эчсәм Кәбир чишмәсеннән
Ярсу җаным шифа, ял таба
Төшсәм хәтфә Инеш тугаена
Былбыл томшыгыннан моң тама.

Кушымта:
Бүләк итәм сиңа, Малтабарым
Сөюемне шушы җыр аша
Шатлык тулы нурлы урамнарың
Йөрәгемә килеп тоташа.

Наратлыкта татлы җиләк пешкән,
Сылу кызлар килгән җыярга
Болыныңда тулпар атлар чаба,
Канат биреп хыял-уйларга.

Кушымта шул ук.

Авылдашлар танып ерактан ук
Сәлам бирә, чәйгә чакыра
Малтабарым, гүзәл гөлбакчасы
Сиңа кайтулары ни тора!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-