Гомер үтә диләр, гомер үтми,
Без үтәбез гомер юлларын.
Артка карап уфтанмаек әле,
Үкенмәек әле соңыннан.
Үткән, үткән инде, алга карап,
Үтәр юлны матур үтәек,
Гомерләрне үлмәс җыр итәек,
Үкенмәслек итеп китәек.
Яшьлек үтә диләр, яшьлек үтми,
Без үтәбез яшьлек елларын,
Яшьлек дәртен, суытмаек әле,
Сүндермәек йөрәк узларын.
Үткән, үткән инде, алга карап,
Үтәр юлны матур үтәек,
Гомерләрне үлмәс җыр итәек,
Үкенмәслек итеп китәек.
Үткән, үткән инде, алга карап,
Үтәр юлны матур үтәек,
Гомерләрне үлмәс җыр итәек,
Үкенмәслек итеп китәек.
Гомерләрне үлмәс җыр итәек,
Үкенмәслек итеп китәек.
Ринат Валеев, Захар Штейнберг еще тексты
Другие названия этого текста
- Хания Фархи - гомерлерне улмес жыр итеек МИНУС задавка (0)
- Ринат Валеев, Захар Штейнберг - Гомерләрне үлмәс җыр итәек (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1