Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ринат Рахматуллин - Елатма мине(минус) | Текст песни

ЕЛАТМА СИН МИНЕ

Бүген тагын еладым -
Күзләрдән яшьләр тама.
Җаным, сине уйладым,
Йөрәгем уттай яна.
Кердең дә куңелемә
Йөрәккә яра салдың.
Айлы төндә син мине,
Белмим, нигә ташладың.

Кушымта:
Елатма син, елатма мине,
Яшьләрем күптән кипте.
Үкенеп кире килсәң дә,
Әйләнеп кайтмам инде.

Серле төндә очраштык без
Йолдызлар атылганда.
Күзләреңә карадым да
Яраттым сине шунда.
Шул мизгелдән йөрәгемә
Кереп урнаштың, җаным.
Йолдызларга карыйм да мин,
Искә төшәсең тагын.

Кушымта:

Хәзер башка еламыйм,
Әрнетмим йөрәгемне.
Үткәннәрне уйламыйм,
Онытам, җаным, сине.
Соңгы яшьләрне сөрттем
Күзләрдән тамган чакта.
Тик куңел сыкрап куя,
Йолдыз атылган чакта.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-