Безнең тормыш бик сөйкемле,
Син-минеке, ә мин-синеке.
Тормыш башлаганда сүз бирдек без
Югалтмаска бер-беребезне.
Сүз биргәнсез бер-берегезгә
Ташламаска гомер-гомергә.
Сүз биргәнсез бер-берегезгә
Бәхетле булырга гел бергә.
Безнең тормыш катлаулы бит,
Бөгелмәгез, сыгылмагыз сез.
Алдагысын Ходай үзе белсен,
Кайгы-хәсрәт кенә күрмәгез.
Сехнең тормыш юлы озын булсын,
Аны бергә матур үтегез.
Әти-әни, дуслар-туганнарны
Гомер буе хөрмәт итегез.
Ринат Рахматуллин еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1