Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ринат Юнусов - Әти - Римма Гайнанова сүзләре,Мөдәрис Газетдинов көе | Текст песни

Римма Гайнанова
Кайтмасыңны акыл аңласа да ,
Йөрәк сыкрый сине юксынып.
Җырлыйм,әти, бүген синең хакта,
Җырлыйм, әти, сине сагынып.
Иртә киттең, әти, арабыздан,
Барыбызны ятим калдырып.
Кайтмассың шул инде яныбызга,
Көтсәк тә сине күзләр талдырып.
Ямьле язда, чәчәкле җәйләрдә,
Өзелә үзәк синең юклыктан.
Көзләр сарылыгы сагыш өсти,
Аклык кимрәк кебек ак кышта.
Синең киңәш, синең сүзләр җитми,
Һәрчак сине уйлап яшибез.
Сакланырсың йөрәк түребездә.
Иң кадерле, газиз кешебез.

Ринат Юнусов еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-