ЯЗЫМ СИН!!!
Җырлый-җырлый күңелләргә кергән,
Юанычым,Җаным,Язым син!!!
Таң алдыннан бәсләр булып кунган,
Мәхәббәтем,кайнар Назым син!!!
**********
Кушымта;
Араларда тирән упкын ята,
Тик йөрәктә калган Назым син!!!
Җырларымда һәрчак яңгыраган,
Гөл-чәчәкле алчак Язым син!!!
************
Язларым да синсез назлы булмас,
Синнән башка көнем көн түгел!
Синең белән узган вакытлар да,
Йөрәкләргә сеңгән бер мизгел!
************
Очып кайтам ел да язларыма,
Киек казларыма тагылып.
Синең белән таңнар каршылаган,
Язның серле кичен сагынып!
*********
Кушымта;
Араларда тирән упкын ята,
Тик йөрәктә калган Назым син!!!
Җырларымда һәрчак яңгыраган,
Гөл-чәчәкле алчак Язым син!!!
***********
Риф Салишев - "Яҙым һин" еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1