Якын күреп җыелган сезне дуслар.
Дусларсыз яшәп булмый бу дөньяда.
Тормыш матур була ул дуслар булса,
Якын туганнар гел яныңда булса.
Туган-тумачалар,
Эх, кода-кодачалар.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Күңел ачалар.
Матур теләкләр сезгә һәммәбездән,
Кода-кодача, күрше-күләннән.
Баллансын әйдә әче шәрабләр
Кияү-киленне сөеп үткәндә.
Туган-тумачалар,
Эх, кода-кодачалар.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Күңел ачалар.
Ятларны җанга кертми гел үрегез
Гомеркәйләрнең парлы сәйләнен.
Бәхеткә сөенеп үтсен һәр көнегез,
Кайгы-хәсрәтләр үтсен әйләнеп.
Туган-тумачалар,
Эх, кода-кодачалар.
Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,
Күңел ачалар.
Рифат Зарипов - Кодачалар еще тексты
Другие названия этого текста
- Рифат Зарипов - Туган-тумачалар (2)
- Рифат Зарипов - туй (минус) (1)
- Рифат Зарипов - Кодачалар - ( DJ AIRA MASH UP) (Digital Promo) (0)
- Рифат Зарипов - Кодачалар (Rishat Samatov Edit) (0)
- Рифат Зарипов - Кодачалар (минус)Алмаз Ильясов г.Ноябрьск (0)
- Рифат Зарипов - Туган-тумачалар. Эх кода-кодачалар (минус) (0)
- гареев нияз - Туган-тумачалар. Эх кода-кодачалар (минус) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1