Авыл.
(Чыршы авылына багышлап…)
Чит җирләрдә күпме гомер зая үтте,
Чәчләргә инде чал кергән...
Соңгы вакыт көн дә төшләремә керә -
Туган авылым дәшә уземә...
Хыялыма кабат куйдым мин пар канат,
Тугайларда йөрдем адашып.
Туган нигез күптән ямансулап көтә
Чит җирләрдә йөргән баласын...
К.: Түгәрәк аланда кабат
Ялан тәпи – ялан аяк
Йөгерәсе иде сулыш капканчы!!!
Су буйлары сандугачлы –
Тәүге сөйгән ярны кочып
Бер йөрисе иде таңнар атканчы...
Сагынам сине, туган авылым Чыршы!
Урамнарны урап кердем туган йортка
Чыкмасмы дип әнкәй каршыма?!
Ишегалды - үлән, бусагалар иңгән,
Ах, ярсыма, йөрәк, ярсыма!!!
К.: шул ук.
Ришат Галимов еще тексты
Другие названия этого текста
- Ришат Галимов - Авыл (Ришат Галимов сүзләре һәм көе) (0)
- Ришат Галимов - Авыл (Чыршы авылына багышлап язылган) (0)
- Ришат Галимов - Авыл (Ришат Галимов сузлэре хэм кое) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1