Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Галимов - Кайтаваз | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

КАЙТАВАЗ.

Өн идеме, әллә төш кенәме,
Әллә язмыш кабат сыныймы?
Яшьлегемдә кылган ялгышларым өчен
Тарта- өзә күңел кылымны…

Беләм, язмыш очраштырды безне
Кавыша алмас үзгә юлларда…
Кайттым кебек гүя кабат яшьлегемә . . .
СИН ОХШАГАН МИҢА, ОХШАГАН!!!

Пр. Кичер, балам, гүзәл сабый чагың
Дучар иттем ачы яшьләргә...
Җүләр идем, качтым, мәхрүм иттем сине
Әти, диеп тик бер дәшәргә...

Мин талпындым, тик чыкмады сүзем,
Үкенечтән йөрәк сыктады...
Танымадың, әллә, әллә теләмәдең –
Яннарымнан үттең, туктамый!!!

Пр. Кичер, балам, тормыш юлларыңда
Мин юк идем тик бер киңәшкә...
Җүләр идем, нигә әйләнеп кайтмадым,
Ник булмадым икән янәшә?

Яшьлегемдә кылган ялгышымның
Кайтавазы өзә кылларны...
Ике изге җанның яшәр канатларын
Каердым да, китеп югалдым...

Пр. Кичер, балам, зинһар өчен кичер
Сагышымны күмәм яшьләргә...
Чынга ашмас хыял, кочагыма алып,
Балам, диеп тик бер дәшәргә...


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-