Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Галимов - Мәхәббәт газабы | Текст песни

Мәхәббәт газабы.


Мәхәббәт ялкыны,
Хыянәт салкыны...
Сөюең өшетте,
Ялганың яндырды...

Тыңлагыз- аңлагыз
Хәлемне, дусларым –
Кем сөйгән, шул белә
Мәхәббәт газабын!
Яраттым, яшермим
Җанымнан артыграк!
Саф иде хисләрем –
Кояштан яктырак!!!
Тик ярым булмадың,
Өшетте ялкының...
Арада киртәләр –
Хыянәт салкыны...
Син үзең теләдең
Өзәргә араны...
Мин биргән чәчкәләр
Саргайды- каралды...

Кушымта:
Нигә сөю шундый явыз?
Ник йөрәкне яралый?
Ә күңелдә ялкын дөрли,
Бернигә дә карамый!

Чәчкәләр ташыдым,
Сәбәпсез булса да...
Мин бардым яныңа,
Күктән таш яуса да!
Җанымда син идең –
Хыялда, уемда!
Онытып дөньямны
Табындым мин сиңа!
Сизмәде йөрәгем
Сүзеңнең ялганын,
Яратмый, диделәр,
Ышана алмадым!!!
Ник синең йөрәгең
Яр итте башканы?
Туйдырдым, ахрысы.
Уйнадың... Ташладың...

Кушымта:
Нигә сөю шундый явыз?
Ник йөрәкне яралый?
Ә күңелдә ялкын дөрли,
Бернигә дә карамый!

Ниләр булды, ник дәшмисең?
Җавабың юк күпме гомер...
Сизмәсәң дә, күрмәсәң дә,
Ә йөрәктә утлы күмер...

Килештем язмышка,
Ни булса, шул булсын...
Җавапсыз сөюдән
Ни мәгънә? Чукынсын!!!
Әйләнеп карамам
Әрнүле елларга,
Атла үз юлыңнан
Уралып ялганга!!!
Саф сөю ул килә
Гомергә бер генә!
Вак җаның аңламас –
Тырышма, көчәнмә!!!
Үкенмим, мин сөйдем!!!
Җавапсыз булса да...
Тапталган сөюем
Тын гына сыкрана...

Кушымта:
Нигә сөю шундый явыз?
Ник йөрәкне яралый?
Ә күңелдә ялкын дөрли,
Бернигә дә карамый!

2005-19.05.2006
Ришат Галимов


Другие названия этого текста
  • Ришат Галимов - Мәхәббәт газабы (0)
  • Fathullin.............. - Мэхэббэт газабы (0)
  • Ришат Галимов - Мәхәббәт газабы (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-