Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Галимов - Оныталмыйм (ТулганАй микс) | Текст песни

Оныталмыйм.

Кушымта:
Оныталмыйм, бәгърем, яшьле күзләреңне,
Моңсу карашларың өзә үзәгемне.
Йокысыз төннәрдә тәрәзәмә кага –
Синең сагыш булып кабат яңгыр ява...

Күпме узды минем кулдан
Курчак кебек чибәр кызлар...
Ташлый бардым берәм- берәм
Наз- дәрт тулы төннәр узгач.
Син дә минем чираттагы
Уенчыгым кебек идең,
Ошадың бер караштан миңа,
Яулап алдым бик тиз сине.
Әкияттәй сихри кичләр,
Төннәр бүләк иттең...Яндым,
Гашыйк булдым, һәм...курыктым!
Көт, дидем дә, китеп бардым...
Хәзер үзем көтәм, көтәм...көтәм сине, көтәм...

Кушымта:
Оныталмыйм, бәгърем, яшьле күзләреңне,
Моңсу карашларың өзә үзәгемне.
Йокысыз төннәрдә тәрәзәмә кага –
Синең сагыш булып кабат яңгыр ява...

Синең сагыш булып кабат яңгыр ява, кабат яңгыр ява...

Кушымта:
Оныталмыйм, бәгърем, яшьле күзләреңне,
Моңсу карашларың өзә үзәгемне.
Йокысыз төннәрдә тәрәзәмә кага –
Синең сагыш булып кабат яңгыр ява...

Хәзер инде мин дә башка,
Син дә башка берәү белән...
Елмаясың, ләкин күзләр
Син бәхетле түгел, диләр.
Үпкә катыш сагыш белән
Карыйсың син үзәк өзеп,
Әйтерсең күк – тагын күпме
Көтәргә соң сине, диеп?
Уйларым гел синең хакта
Юк аларның иге- чиге...
Өмет сүнми йөрәгемдә –
Син кайтырсың, бәлки, кире?!

Көтәм, көтәм...көтәм сине, көтәм, көтәм сине...
Көтәм сине, көтәм сине...

Кушымта:
Оныталмыйм, бәгърем, яшьле күзләреңне,
Моңсу карашларың өзә үзәгемне.
Йокысыз төннәрдә тәрәзәмә кага –
Синең сагыш булып кабат яңгыр ява...
Кабат яңгыр ява...

Р.Галимов


Ришат Галимов еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-