Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Галимов - Яшерен бүләк | Текст песни

Яшерен бүләк.

Ходай шулай язгандыр инде безгә -
Ике ярда яна ике язмыш...
Үтеп бара гомерләр эчтән генә
Бер-беребезне сөеп, сагынып.

Кавышмады никтер гомер юллары,
Без яр инде хәзер бүтәннәргә...
Иң зур бүләк миңа, онытмасаң,
Яннарыма килсәң туган көнемдә!

Кушымта:
Онытылып тора мәшәкатьләр,
Кими төшә йөрәк әрнүләрем...
Мизгелләрдән торган бәхетем өчен
Рәхмәт булып тама күз яшьләрем...

Ник санаулы икән бу минутлар?
Ашыктыра кебек сәгать теле дә -
Үтеп китте менә, сиздерми дә
Сөю- назга тулы сихри мизгелләр...

Кушымта:
Онытылып тора мәшәкатьләр,
Кими төшә йөрәк әрнүләрем...
Мизгелләрдән торган бәхетем өчен
Рәхмәт булып тама күз яшьләрем...

Хисләремне йөрәктән җырга салам,
Илтсен, диеп сиңа таң җилләре, -
Иң кадерлем минем, көтеп алган
Туган көнемнең яшерен бүләге!

Кушымта:
Онытылып тора мәшәкатьләр,
Кими төшә йөрәк әрнүләрем...
Мизгелләрдән торган бәхетем өчен
Рәхмәт булып тама күз яшьләрем...


Другие названия этого текста
  • Ришат Галимов - Яшерен бүләк (0)
  • тимур галяутдинов - Яшерен бүләк (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-