Абыема.
1. \"Абыең кем?\"- дип сорыйлар
Исемеңне үк әйтүгә
Энеңә хөрмәт иде.
Бала чагымнан якларга,
Абыйлы булып үсәргә
Миңа зур бәхет тиде.
Кушымта:
Тормыш урамнарында,
Кышның бураннарында
\"Таянырлык абыем бар,
Ышанычлы абыем бар\"-
Дип яшим яннарыңда.
Гел бергә бердәм булып,
Матур балачак узып.
Эшләп үстек, гөрләп үстек,
Җырлап үстек, җырлап яшик
Абый-энеле булып.
2. \"Нинди генә хәл булмасын,
Туган ара бозылмасын\"-
Әти сүзе йөрәктә.
Бу сүзләрнең көчен хаклап,
Яшик туганлыкны саклап
Антлар бирешмәсәк тә.
Кушымта:
3. Булыйк абый гел янәш
Кирәктә ярдәмләшерлек,
Кирәктә киңәшерлек.
Булсын уртак уйларыбыз
Таңнар аттырганга кадәр
Утырып сөйләшерлек.
Кушымта:
Ришат Тухватуллин еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3