1. Күңелең китек булса да,
Булса да тирән яра,
Керфегең түбән кадама
Аккан суларга кара.
Кушымта:
Өметләрең өзелгәндә
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агым су юлын таба.
2. Булыр инде бу дөньяның
Тетрәнеп алган чагы,
Дер селкенеп алган чагы,
Утларга салган чагы.
Кушымта:
3. Дөньялар нинди булса да,
Бары чыдарга кала.
Сабырлыкларың сыңганда
Агым суларга кара.
Кушымта:
Сабырлыгыңны сындырма
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агым су юлын таба.
Өметләрең өзелгәндә
Аккан суларга кара.
Никадәр авыр булса да
Агым су юлын таба.
Другие названия этого текста
- Ришат Тухватуллин - Агым суы (0)
- Ришат Тухватуллин - Агым су юлын таба. (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 5