Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Тухватуллин - Гармун моно | Текст песни

Таллар йоклый. Йокыларга талган
Олы-олы йортлар,урамнар.
Сүтелмичә калган агач йортның
Тәрәзендә тонык уты бар.

Өздерептә, өзелептә
Кем моңая анда таңгача?
Гармун уйный берәү җанны өзеп,
Үзебезчә итеп, авылча.

Сүтелер йорт. Аның бүрәнәсе
Утын итеп беркөн ягылыр.
Тик нигездә бисмилладай изге
Гармун моңы сеңгән җыр калыр.

Өздерептә, өзелептә
Кем моңая анда таңгача?
Гармун уйный берәү җанны өзеп,
Үзебезчә итеп, авылча.

Һәр нәрсәнең башы булган кебек
Бар уртасы, бардыр азабы.
Дөнья фани, бар да беркөн сүнә…
Сүнми моңнар — җырлар учагы.

Өздерептә, өзелептә
Кем моңая анда таңгача?
Гармун уйный берәү җанны өзеп,
Үзебезчә итеп, авылча.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
  • Ришат Тухватуллин - Эти эни Ришат Тухватуллин - Эти эни
    Сокровищница татарской музыки http://vk.com/club34630929 'Чын кунелдэн' - выпуск 41.