Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Тухватуллин - Гомерлэр бер генэ (минус) | Текст песни

Сизәсеңме, дускай, бу гомернең
Җилләрдән дә җитез икәнен.
Җилләрнең дә була төрлеләре
Була тыныч, көчле искәне.

Кушымта:
Гомерләр бер, өлгерәсе иде
Үкенмәслек яшәп калырга.
Язсын иде бер башлаган юлны
Ахыргача барып чыгарга.
(Ахыргача ярып барырга.)

Зарланмыйча, юллар бормалы дип
Тигез генә түгел сукмак та.
Тормыш дигән әнә шул юлларга
Алып чыга икән сукмаклар.

Сизәсеңме, дускай, бу гомернең
Җилләрдән дә җитез икән бит.
Җырлап яшик, елап яшәсәк тә
Бу гомеркәй үтеп китер бит.

Другие названия этого текста
  • Ришат Тухватуллин - Гомерлэр бер генэ (минус) (0)
  • Ришат Тухватуллин - "Гөмерлар бер" (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-