Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Тухватуллин - Ин кадерле кешелэрем | Текст песни

1.Эзләп табалмадым
Сезгә тиң сүзләрне,
Мактап сөйләр өчен,
Сезне данлар өчен.
Үзебез әти-әни
Булу бик мөһимдер,
Сезнең йөрәкләрне
Безгә аңлар өчен.

Кушымта:
Әти-әнием-
Сез,сусаганда тамчы.
Сулар өчен һавам кебек Сез.
Тиң сез кояшка да,бер пар аккошка да .
Иң кадерле кешеләрем Сез

2.Өшегәндә- юрган,
Егылганда-түшәк,
Авырганда-дәва
Сезнең җылы куллар.
Кайтып фатихалар
Алып китсәм Сездән.
Максатка ирешәм,
Күренеп уңа юллар.
Кушымта:

3.Караңгыда-йолдыз,
Иркәләргә-җилләр.
Сез ни генә түгел икән
Минем өчен?
Миңа биргәннәрне
Бирә алмасам да.
Хөрмәт күрсәтергә
Җитсә иде көчем.

Другие названия этого текста
  • Ришат Тухватуллин - Ин кадерле кешелэрем (0)
  • Ришат Төхвәтуллин - иң кадерле кешеләрем (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
    Нет видео
    -