Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Тухватуллин - Исеңдәме | Текст песни

Мин акылдан язып сөймим инде,
Исемеңне җилгә таратмыйм.
Һәм тыңламыйм чишмә тавышларын,
Ялан-аяк йөрүне дә яратмыйм.

Куш: Исеңдәме, без яраткан чакта
Йөрдек яңгырларга чыланып.
Үләннәрдә ялан-аяк уйнап
Туймадык яшьлектән моңланып.

Тәрәзәмне ачып җилләр көтмим,
Синсез моңланырга өйрәнәм.
Шулай итте тормыш, инде сиңа
Ничек сөюемне сөйләмәм.

Читләр кебек “Сез” дип сөйләшәбез,
Арабызда салкын сөйләмнәр.
Киләчәктә сиңа яңа көйләр
Башкалардыр инде көйләрләр.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 3
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-