Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Тухватуллин - Исенә төшәр әле ( Керәшен таталар халык көе) | Текст песни

Чын-чын әйтәмен.
1. Алмалары,чияләре кызарып пешәр әле,
Алмалары,чияләре кызарып пешәр әле.
Бүген исеңә төшмәсә,иртәгә төшәр әле,
Бүген исеңә төшмәсә,иртәгә төшәр әле

Кушымта:
Чын-чын әйтәмен,чын әйтәмен,аппагым,
Күз алдымнан бердә китми кыңгыр салган калфагың.

2.Алма пешә,өзелеп төшә үз вакытында өзмәсәң.
Алма пешә,өзелеп төшә үз вакытында өзмәсәң.
Алым минем,гөлем минем димәс идем сөймәсәм.
Алым минем,гөлем минем димәс идем сөймәсәм.
Кушымта:

3.Ал чакларың,гөл чакларың сизмәссең үтәр әле.
Ал чаклырың,гөл чакларың сизмәссең үтәр әле.
Бүген исеңә төшмәсә иртәгә төшәр әле
Бүген исеңә төшмәсә иртәгә төшәр әле.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-