Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Тухватуллин - Кынгыраулы мэктэп еллары | Текст песни

Кошлар да бер шулай таралалар,
Сау бул инде, туган оябыз!
Офыкларга карап очар өчен
Иңнәрдә без канат тоябыз.

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Күңелләрдә гомерлеккә калыр
Шушы соңгы моңлы чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Зур юлларга безне чыгардың син,
Күңелләргә бирдең омтылыш.
Соңгы кынгырау булсын беренчесе,
Син каршыла безне, зур тормыш.

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Онытылмас, кая юл тотсак та,
Сагындырыр таныш чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Алда әле заман имтиханы,
Күп сынаулар әле үтәсе;
Максатларга әле ирешәсе,
Хыялларны чынлык итәсе!

Әйтерсең лә пар атларда үтте
Кыңгыраулы мәктәп еллары;
Киләчәккә безне озатканда
Онытылмас дәртле чыңлавы.
Кыңгыраулы, кыңгыраулы,
Кыңгыраулы мәктәп еллары!..

Другие названия этого текста
  • Ришат Тухватуллин/Ришат Төхвәтуллин - Кынгыраулы мэктэп еллары/Кыңгыраулы мәктәп еллары (0)
  • Ришат Тухватуллин - Кынгыраулы мэктэп еллары (0)
  • Рим Хәсәнов - Ҡыңғыраулы мәктәп йылдары (0)
  • Ришат Төхвәтуллин - Кыңгыраулы мәктәп еллары (0)
  • Данир Сабиров - Кынгыраулы мэктэп еллары (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
  • И бутылка рома... Тимур Камалов и наплечный попугай И бутылка рома... Тимур Камалов и наплечный попугай
    Welcome to Kazan: http://vk.com/kazan5 Новогодняя ночь. Продолжение (01.01 .2014)