1.Кайтты моңлы сыерчыгым
Әйләнеп яннарыма.
Сайра әле ләззәт биреп
Йөрәгемә,җаныма.
Кушымта:
Сыерчыгым,сайра әле сайра
Сыгылдырып тирәкне.
Көйләрендә бер иркәләп сайра,
Юат минем яңган йөрәкне.
2.Сайра,сөйлә хәлләреңне
Сөенеп көй сузганда.
Талмадымы канатларың
Ерак юллар узганда?
Кушымта:
3.Алмадымы егәреңне
Рәхимсез җил-бураннар?
Капламадымы юлыңны
Үтәлмәслек томаннар?
Кушымта:
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1