Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Тухватуллин - Тулган ай (демо версия) | Текст песни

1. Тулган аем, миндә шулай сиңа,
Ялгызлардан ялгыз күренәмдер.
Җир йөзендә, ялгыз кешеләр күп,
Ялгызлар да кирәк кемгәдер.

Кушымта:
Тулган аем, бирче миңа табып,
Мин югалткан, мине ташлап киткән ул ярны.
Тулган айлар белән санап яшим,
Синнән башка үткән елларны.

2. Тулган айлар белән санап яшим,
Синнән башка үткән елларымны.
Тулган айлар белән өзгәләнәм,
Син оныттыңмы әллә мин барын?!

Кушымта:

3. Тулган аем ялгыз, миндә ялгыз,
Ялгыз күңелем тулы моң гына.
Бу күңелне беркем аңлый алмый,
Аңлар бары тулган ай гына.

Кушымта:

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-