ЯРАТ ЧЫН ЙӨРӘГЕҢНӘН
Шаян кар бөртегем минем,
Хисләрнең буранлысы!
Шашып гашыйк йөрәкләргә
Киртәләр буламы соң?!
Кушымта:
Кышкы салкын, кайнар Сөю -
Нинди капма-каршылык!
Җәяүле буран юлларда
Кар себерә ашыгып.
Чәчләремә килеп кунган
Туктамас бураным да.
Ай нуры, ятып йоклаган,
Төннәрен юрганымда.
Кушымта:
Җылы җилләр булып кулың
Битемне назлап сыйпый.
Бәс булып назлы сүзләрең
Керфекләремдә йоклый.
Кушымта:
Кышкы салкын, кайнар Сөю -
Нинди капма-каршылык!
Җәяүле буран юлларда
Кар себерә ашыгып.
авторлар:
Альфред Якшимбетов кое,
Марзия Салахова - Мухина сузлэре
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1