Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Тухватуллин - Яшьлек дусларым (черновой) | Текст песни

Яшьлек дусларым, хыял кошларым,
Сез кайда икән, кайда, дусларым?
Хәбәрләр көтәм, уйлыйм кич-иртән,
Хәтер йомгагын сүтәм дә сүтәм.

Сагындыра ул, саргайта икән,
Үткәннәр шулай кадерле икән.
Еракта калды яшьлек елларым,
Канатланмаслар яшьлек елларым.

Хәтердә болын, киң басуларың,
Без эчеп үскән чишмә суларың.
Җаннар өзелә, хәтер яңара,
Яшьлек дусларым, кайда сез, кайда?

Сагындыра ул, саргайта икән,
Үткәннәр шулай кадерле икән.
Еракта калды яшьлек елларым,
Канатланмаслар яшьлек елларым.

Җәйләрдә үтте, көзләрдә үтте,
Узган гомерләр кайтмаслар кире.
Калган гомернең кадерен белик,
Очрашыйк, дуслар, ешрак күрешик.

Сагындыра ул, саргайта икән,
Үткәннәр шулай кадерле икән.
Еракта калды яшьлек елларым,
Кабатланмаслар яшьлек елларым


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-