Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Төхвәтуллин - Булэк ит син (Ш. Галиев сүзләре, С. Ибраһимов көе) | Текст песни

Бүләк ит,син

1.Бүләк итмә ал чәчәкле алан,
Саргаялар алар көзләрен.
Бушаганда ялгыз каен сыман
Синсез калсам мин соң нишләрем.

Кушымта:
Бүләк ит,син,миңа җан җылысын,
Саф-пакь сөю кайнар хисләрең.
Шул хисләрсез калу - илсез калу,
Ә мин илсез, синсез нишләрем?

2.Күктән йолдыз чүпләп бүләк итмә,
Ялтырый да оча кичләрен.
Таң атканда янар соңгы йолдыз,
Син дә сүнсәң мин соң нишләрем.
Кушымта:

3.Бүләк итмә ялгыз сандугачны,
Сихри таңнар тынып калмасын.
Иректә ул үз тиңдәшен тапсын,
Безгә бәхет теләп сайрасын.
Кушымта:

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-