Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Төхвәтуллин - Гомерләр бер | Текст песни

1. Сизәсеңме, дускай, бу гомернең
Җилләрдән дә җитез икәнен.
Җилләрнең дә була төрлеләре:
Була тыныч, көчле искәне.

Кушымта:
Гомерләр бер, өлгерәсе иде
Үкенмәслек яшәп калырга.
Язсын иде бер башлаган юлны
Ахыргача барып чыгарга.
***
Ахыргача ярып барырга.

2. Зарланмыйча юллар бормалы дип,
Тигез генә түгел сукмаклар.
Тормыш дигән әнә шул юлларга
Алып чыга икән сукмаклар.

3. Сизәсеңме, дускай, бу гомернең
Җилләрдән дә җитез икән бит.
Җырлап яшик елап яшәсәк тә
Бу гомеркәй үтәр-китәр бит.


Другие названия этого текста
  • Ришат Тухватуллин - Гомерләр бер (0)
  • Ришат Төхвәтуллин - Гомерләр бер (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-