"Бик күрәсем килә".
Рөстәм Яхин көе, Әхмәт Ерикәй сүзләре.
Торсам иртән, уйларымда йөртәм,
Ятсам төшләремә керәсең.
Бик сагындым, иркәм, нишлим икән,
Бик күрсәм килә, күрәсем.
Әллә ят кешеләр, әллә үзең
Кавышу өметләрен җимерәсең.
Көтә – көтә талды ике күзем,
Бик күрәсем килә, күрәсем.
Алмаштырмый хатка язган сүзләр,
Алмаштырмый сине бу рәсем.
Белмим инде, йөрәк ничек түзәр,
Бик күрәсем килә, күрәсем ...
Ришат Фазлиахметов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1