Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Фазлиахметов - Эх, жаныем | Текст песни

"Эх, җаныем".
Альфред Якшимбетов кое.

Иркәм чәчең тарат әле,
Сибелсен иңнәреңә.
Үрмә гөлдәй урелсәңче,
Минем күңелләремә.

Кушымта:
Эх, җаныем чәчләрең,
Сибелсен иңнәреңә.
Үрмә гөлдәй күренсәңче,
Минем күңелләремә.

Иркәм утыр яннарыма,
Чәчләреңне үрәрмен.
Бер үрәрмен - бер сүтәрмен,
Үземнеке итәрмен.

Кушымта:
Эх, җаныем чәчләрең,
Сибелсен иңнәреңә.
Үрмә гөлдәй күренсәңче,
Минем күңелләремә.

Иркәм толым чәчләреңне,
Җилдә таратасыңмы.
Елмаюларың бик серле,
Әллә яратасыңмы !?

Кушымта:
Эх, җаныем чәчләрең,
Сибелсен иңнәреңә.
Үрмә гөлдәй күренсәңче,
Минем күңелләремә.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
    Нет видео
    -