"Мәхәббәт ул күзгә күренми"
(Ильмира Нәгыймова көе, Венера Мәхмүтова сүзләре)
1.Тормыш яшәү төрле була
Кабул ит син сабыр гына
Җавапсыз сөюгә юлыксаң
Үзәкләрең өзгәләнә
Йөрәккәең телгәләнә
Барган чакта ялгыш егылсаң
КУШЫМТА:
Горур булып алга атла
Хисләреңне чәчми сакла
Күпләр өчен ул хис бирелми
Йөрәк белән тоеп кына
Яратуны аңлап була
Мәхәббәт ул күзгә күренми
2.Күзләргә карап сорама
Юкка илереп елама
Чын сөюне сорап алмыйлар
Көтмәгәндә үзе килә
Йөрәгеңә үтеп керә
Пыскып калган утта янмыйлар
КУШЫМТА.
3.Йөрәгең чыгам дип типсә
Һәр көн төшләреңә керсә
Сөю каккан күңел тәрәзәң
Бәхет килер ул сиңа да
Тиңең очрар юлыңа да
Өмет белән җирдә яшәсәң
Ришат Фазлыйәхмәтов / Ильмира Нагимова еще тексты
Другие названия этого текста
- Ришат Фазлыйәхмәтов & Ильмира Нәгыймова - Мәхәббәт ул күзгә күренми (минус+0,5) (0)
- Ришат Фазлыйәхмәтов & Ильмира Нагимова минусссс - Мәхәббәт ул күзгә күренми (минус+0,5) (0)
- Ришат Фазлыйәхмәтов / Ильмира Нагимова - Мэхэббэт ул кузгэ куренми (0)
- Ришат Фазлыйәхмәтов & Ильмира Нәгыймова - Мәхәббәт ул күзгә күренми (минус+0,5) (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1