Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Ришат Шайхетдинов - Махаббат Булганда(минус) | Текст песни

1. Мәхәббәт булганда,
Зарыгып көтәсең.
Кавышыр минутлар житүен.
Кавышкач, тоймыйсын,
Шул мизгел гомернең
Күз ачып йомганчы үтүен.

Мәхәббәт булганда,
Кошлардай сайрыйбыз,
Күнелең кыллары моңлана.
Сөйгәнең булмаса,
Сагынган минутта
Картайган йөрәк тә сызлана.

2. Мәхәббәт булганда,
Без гомер итәбез.
Утәргә, алда дип, озын юл.
Сөйгәннәр сөйсеннәр,
Өметләр итсеннәр,
Яраткан яр белән бергә бул.

Мәхәббәт булганда,
Кошлардай сайрыйбыз,
Күнелең кыллары моңлана.
Сөйгәнең булмаса,
Сагынган минутта
Картайган йөрәк тә сызлана.

3. Мәхәббәт мәңгелек
Кабынган учактай,
Һәрвакыт сөюне өстәсәң.
Нигә соң яшәргә,
Өзелеп сөймәскә,
Нишләрмен ялкынлап сөймәсәм?

Мәхәббәт булганда,
Кошлардай сайрыйбыз,
Күнелең кыллары моңлана.
Сөйгәнең булмаса,
Сагынган минутта
Картайган йөрәк тә сызлана.

Ришат Шайхетдинов еще тексты


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-