Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Роберт Тимербаев - Һанама кәкүк | Текст песни

Роберт Тимербаев көйө
Зөһрә Ҡотлогилдина шиғыры

Берчә саныйсың туктамый
Юрыйсың бик күп еллар.
Әйтерсең тезеп куясың
Алдыма гомер юллар.

Санама кәккүк, санама
Гомернең сәгатьләрен.
Былай да йөрәгем яна
Белмимен сәбәпләрен.

Кайчак үтә аяусыз син
Саран санын саныйсың.
Гомер кыска ашык диеп
Саный-саный яныйсың.

Санама кәккүк, санама
Гомернең сәгатьләрен.
Былай да йөрәгем яна
Белмимен сәбәпләрен.

Нигә син яралдың микән
Язмыш юраучы булып.
Кешегә гомер саныйсың
Агач башыңа кунып.

Санама кәккүк, санама
Гомернең сәгатьләрен.
Былай да йөрәгем яна
Белмимен сәбәпләрен.


Роберт Тимербаев еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2