Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Роберт Ямгуров - Нигә | Текст песни

Нигә көзләремә
Язлар булып иңдең?
Елак көз җилләре
Каргагандыр безне.
Нигә көзләремә
Кояш булып кердең?
Шул җылы кулларың
Йөрәкнең кылын нигә өзде?

Бу йөрәкнең түрендә,
Бу дөньяның йөзендә,
Бу яшәүнең үзендә
Бер идең син.
Ике канатым сына,
Тагын кабатлыйм сиңа,
Тик син булганда гына
Яши идем мин.

Нигә җырларымны
Ярып юллар алдың?
Тәүге җырларымда
Сөю күге аяз.
Соңгы җырым булып,
Гомерлеккә калдың.
Җырлы эзләреңне
Яшәрде яз, бу соңгы яз.

Бу йөрәкнең түрендә,
Бу дөньяның йөзендә,
Бу яшәүнең үзендә
Бер идең син.
Ике канатым сына,
Тагын кабатлыйм сиңа,
Тик син булганда гына
Яши идем мин.

Соңгы сүзләремне
Онтылмас җыр иттең,
Җирнең бар сагышы
Кушылсыннар миңа.
Башка кайтмаска дип
Еракларга киттең.
Син каласың монда
Йөрәкне тыңла, мине тыңла!

Бу йөрәкнең түрендә,
Бу дөньяның йөзендә,
Бу яшәүнең үзендә
Бер идең син.
Ике канатым сына,
Тагын кабатлыйм сиңа,
Тик син булганда гына
Яши идем мин.

Роберт Ямгуров еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4