Хәтердә ул тыныч айлы кичләр,
Хәтердә бормалы су юлы.
Онтылмый беренче саф мәхәббәт,
Онтылмый Агыйдел сылуы.
Ул мине утларда яндырды да,
Тилмертте аерылу газабы.
Нигә соң чәчәктәй яшь гомернең
Кавышу булмады азагы?
Юлларда киртәләр очратсагыз,
Күңелегез булса да яралы,
Сез искә алыгыз яшьли сөйгән,
Беренче яраткан ярларны.
Роза Ирфановна еще тексты
Другие названия этого текста
- Татарская Национальная Музыка - Беренче Саф Мэхэббэт (минус) (0)
- Роза Ирфановна - беренче саф мэхэббэт (0)
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1