Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Рәсүл Салихов - Айсылукай (Ленар Шәех сүз., Рузил Мөхетдинов муз.) | Текст песни

Айсылукай
Рузил Мөхетдинов көе Ленар Шәех сүзләре

Исемеңнең яктысыннан
Сулган гел дә терелә.
"Айсылу!"- дип язып куйдым
Күңелемнең түренә.
Айсылукай!
Ай,сылукай!
Күңелемнең түрендә
Йолдыз алыйм ,
Утта яныйм
Ай караган төнемдә.

Күңелеңнең яктысыннан
Җаным күккә үрелә.
"Айсылу!"- дип уеп куйдым
Йөрәгемнең түренә.
Айсылукай!
Ай,сылукай!
Йөрәгемнең түрендә
Җилкәй булыйм,
Бәхет юрыйм
Сиңа сөю үрендә.

Исемеңнең яктысыннан
Дөньям нурга күмелә.
"Айсылу!"- дип язган Ходай
Язмышым,гомеремә.
Айсылукай!
Ай,сылукай!
Язмышым,гомерем дә.
Син - үткәнем,
Син - көткәнем,
Син - киләчәк көнем дә.

Рәсүл Салихов еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1