Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Рөстәм Батыршин - Мин сине эзләгәнмен (Ленар Шәех сүз., Тәслимә Низами муз.) | Текст песни

Тәслимә Низами көе Ленар Шәех сүзләре

Гомер буе бары сиңа,
Мин сиңа табынганмын.
Инде сүндем дигәч
Яңадан кабынганмын.

Өнемдә дә,тәшемдә дә
Мин сине эзләгәнмен.
Син минем язмышым икән,
Үзем дә сизмәгәнмен.

Тормышны яратам диеп,
Мин сине яратканмын.
Сүрелеп барган хисләрне
Кабаттан яңартканмын.

Өнемдә дә,тәшемдә дә
Мин сине эзләгәнмен.
Син минем язмышым икән,
Үзем дә сизмәгәнмен.

Фани дөньяда яшим дип,
Хыялда яшәгәнмен.
Газаплы бәхеттән генә
Берни эндәшмәгәнмен.

Өнемдә дә,тәшемдә дә
Мин сине эзләгәнмен.
Син минем язмышым икән,
Үзем дә сизмәгәнмен.

Рөстәм Батыршин еще тексты


Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1