Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Рөстәм Галиев - Ак чәчәкләр алып килә язлар | Текст песни

Тын елгада ялгыз ай шәүләсе
Давыл да юк, исми җилләр дә.
Күңелемдә шомырт чәчәкләре
Хәтер кебек ярсып тибрәнә.

Ак чәчәкләр алып килә язлар,
Ак болытлар иңли һаваны.
Ак хыяллар очып бара сыман,
Әйтерсең дэ яшьлек дәвамы.

Еллар уза, яңа язлар килә,
Бөркелә хуш исләр шомырттан.
Кәүсәләргә мәңге үрелеп калган
Сүзләреңне синең онытмам.

Ак чәчәкләр алып килә язлар,
Ак болытлар иңли һаваны.
Ак хыяллар очып бара сыман,
Әйтерсең дэ яшьлек дәвамы.

Язгы шомырт төсен без яшьлекнең
Хатирәсе итеп сакладык.
Шомырт чәчәкләре, әйтерсең лә,
Онытылып калган ак яулык.
Ак чәчәкләр алып килә язлар,
Ак болытлар иңли һаваны.
Ак хыяллар очып бара сыман,
Әйтерсең дэ яшьлек дәвамы.


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Популярное сейчас
Видео
Нет видео
-