Бөтерелеп килеп кердең
Гомеремнең көзенә,
Көзге сөю булып тулды
Сагыш-моңнар күземә.
Көзге сөю - син назлар яңгыры,
Гомерлеккә синдә калам ахры.
Көзге сөю - син назлар яңгыры,
Көзге сөю - синдә калам ахры.
Җан әрнетеп, килеп кердең
Кемгә түгим зарымны.
Бөтерелеп килеп кердең
Биреп сихри назыңны.
Көзге сөю - син назлар яңгыры,
Гомерлеккә синдә калам ахры.
Көзге сөю - син назлар яңгыры,
Көзге сөю - синдә калам ахры.
Күк күкрәтеп, килеп кердең,
Китә алмам яныңнан.
Көзге сөю - соңгы сөю
Яшьләр тама җанымнан.
Көзге сөю - син назлар яңгыры,
Гомерлеккә синдә калам ахры.
Көзге сөю - син назлар яңгыры,
Көзге сөю - синдә калам ахры.
Көзге сөю - син назлар яңгыры,
Гомерлеккә синдә калам ахры.
Көзге сөю - син назлар яңгыры,
Көзге сөю - синдә калам ахры.
Көзге сөю синдә калам ахры.
Рөстәм Хөснуллин еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1