Күбәләк гөлләргә кунса,
Гөлләр тибрәнә микән?
Ул да мине сагынганда,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Җырлап җибәрә микән?
Күбәләккәй гөлгә кунган,
Гөлдә булгач оясы;
Минем күңелем сиңа тарта,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Син бит күңелем кояшы.
Тау астында, тал астында
Салкын чишмә түгәрәк;
Очып барып кайтыр идем,
Күбәләгем, түгәрәгем,
Асыл кошым, сандугачым,
Әгәр булсам күбәләк.
Рузалия апа & DJ Rabbah еще тексты
Другие названия этого текста
- татар халык җыры - күбәләк (1)
- Татар халык җыры | Зө-ләй-лә - Күбәләк (1)
- 100.Караоке - Кубэлэгем (0)
- Рузалия апа & DJ Rabbah - Күбәләгем (0)
- Рузалия апа - Кубэлэгем (0)
- минус - Кубэлэгем (0)
- Мамины песни - Күбәләк (0)
- Татар Халык Жыры - Кубэлэгем (0)
- Татар халык җыры - Күбәләк (0)
- Рузалия апа & DJ Rabbah - Кубэлэгем (0)
- 034 ЗоЛэйЛэ - Кубэлэк!!!!!кубэлэгем тугэрэгем))) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1