Мәтрүшкәләр.
Алмаз Гыйлаҗев көе.
Илдар Юзеев сүзләре.
Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр,
Ераклардан әнкәм җибәргән.
Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр
Туган кырларымда тибрәлгән.
Тирән сагынудан уйчанланган
Күз карашым сезгә төбәлгән:
Әйтегезме миңа, мәтрүшкәләр,
Ни әйтергә әнкәм теләгән?
Мәтрүшкәләр мине уяттылар,
Сискәндереп гамьсез төннәрдә.
\"Мәтрүшкәләр кебек кибәрсез сез,
Өзелсәгез туган җирләрдән...\"
Рузалия апа еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1