Якыннарым
Феликс Мортазин сүз. Риф Әхмәтов муз.
Олы юлдан
Ярсып- ярсып чаба
Гомернең йөгерек атлары
Бәхет бит ул
Якын дуслар белән
Тормыш юлын бергә атлавы
Әй дусларым
Туганнарым
Танышларым минем, якыннарым
Чибәрләрем
Батырларым
Бергә- бергә яшик матурларым!
Бергә- бергә
Уйнап көлеп яшик
Җиңеп яшик кайгы, сагышны
Бергә- бергә
Җыелышкач һәрчак
Яңгырасын гармун тавышы!
Әй дусларым,
Туганнарым
Танышларым минем, якыннарым
Чибәрләрем,
Батырларым
Бергә- бергә яшик матурларым!
Шатланышып
Җир җимертеп яшик
Сез булырсыз табын түрендә
Көнләшкәннәр
Әйдә көнләшсеннәр
Яшибез дөньяда бер генә
Әй дусларым,
Туганнарым,
Танышларым минем, якыннарым
Чибәрләрем,
Батырларым
Бергә- бергә яшик матурларым!
Рузалия Муртазина еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1