Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Румия Фәтхетдинова - Яшьлегем эзләре | Текст песни

Җил белән серләшкән каеннар
Яңарта яшьлегем хисләрен.
Шомыртлар ак шәлен ябынгач,
Сагынам авылым кичләрен.
Сагынам, сагынам өзелеп
Ялкынлы яшьлем эзләрен.

Назлы җил, йомшак җил китерә
Чәчәкле болынның исләрен.
Мин тоям, мин тоям җилләрнең
Яшьлектән наз булып искәнен.
Сагынам, сагынам өзелеп
Ялкынлы яшьлегем эзләрен.

Бирелеп уйларга, хыялга
Тыңлыйм мин чишмәнең агышын.
Чишмәләр җырлыйлар җыр итеп,
Җырлыйлар яшлегем хисләрен.
Саклаган,саклаган авылым
Ялкынлы яшьлегем эзләрен

Другие названия этого текста
  • Румия Фәтхетдинова - Яшьлегем эзләре (0)
  • Р.Фәтхетдинова - "Яшьлегем эзләре" (0)
  • Сара Садыкова - ЯШЬЛЕГЕМ ЭЗЛЭРЕ(минус) (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-