Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Руслан Дәүләтбаев - Яңа еллар, яңа җырлар (Р.Чурагул-Р.Шәйдуллин) | Текст песни

Яңа Ел җыры
Рамил Чурагул сүзләре – Рөстәм-Хан Шәйдуллин көе
Руслан Давлетбаев репертуарыннан

1. Атлар булып чабып килә
Җир йөзенә яңа еллар.
Яңа еллар ачып куйган
Безнең бәхет өчен юллар!

Кушымта:

Яңа елым, яңа җырым!
Бәхет булып күккә ашыйк.
Безгә дигән ак бәхетләр
Йөрәкләрдән тора ташып.
Җир-җиһанны яктыртыплар
Ай-йолдызларга ашып.
Яңа еллар, яңа җырлар
Бәхет алып килә алар!

2. Калсын, әйдә, тапалыплар
Иске елда зур кайгылар.
Зур шатлыклар таулар булып
Йорт-җирләргә керсен тулып.

Кушымта.

3. Еллар арты юллар үтә,
Гомеркәйне еллар сүтә
Хәр килгән ел бәхет теләр
Шуңа да без бәхетлеләр!

Кушымта:

Яңа елым, яңа җырым!
Бәхет булып күккә ашыйк.
Безгә дигән ак бәхетләр
Йөрәкләрдән тора ташып.
Җир-җиһанны яктыртыплар
Ай-йолдызларга ашып.
Яңа еллар, яңа җырлар
Бәхет алып килә алар!
Бәхет алып килә алар!


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-