Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Руслан Хасанов - Аккош | Текст песни

Күл өстендә ялгыз аккош йөзә,
Нигә ялгыз, нигә пары юк?
Ялгызларның күңелләре моңлы,
Парлыларның гына зары юк.

Минем дә бар иде аккошкаем,
Җан дускаем, очар канатым.
Әллә инде артык яратканга,
Юлларымда аны югалттым.

Парсыз калса кабат кайтмый диләр,
Кайта икән, кайта аккошлар.
Кошларны да, кешеләр шикелле,
Үзе белән йөртә язмышлар.

Минем дә бар иде аккошкаем,
Җан дускаем, очар канатым.
Әллә инде артык яратканга,
Юлларымда аны югалттым.

Төннәрендә сагыш тулы тавыш
Телеп үтә дулкын өсләрен.
Аңлау өчен аккош сагышларын,
Белү кирәк сөю телләрен.

Минем дә бар иде аккошкаем,
Җан дускаем, очар канатым.
Әллә инде артык яратканга,
Юлларымда аны югалттым.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 2
Видео
Нет видео
-