Көзнең бу салкын көннәре алып китте җәйләрне
Күңелнең матур кичләрең табигатнең төсләрең
Нигәдер көзге көннәрдә сагышлана йөзләр дә
Юкка гына әйтмиләрдер сагышлы дип көзләрдә
Көзге сары сагыш сарган табигатнең нурыңа
Гүя бүген бар табигать алтын төскә коена
Яфраклар инде коела гүя җиргә сыена
Акрын гына ява яңгыр еладан да тоела
Урман юлларың үтсәм дә болыннарда йөрсәм дә
Бер дә юану табалмыйм күңелдәге хисләргә
Килер әле тагын диеп юанам ямьле язлар
Чәчәккә күмеп җиремне иркәләп сөю назлар
Руслан Хисаметдинов еще тексты
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1