Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Руслан Шарапов - Синең белән булыйм (Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләре, Руслан Шарапов көе) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Сусавыңны басар чишмә булыйм,
Җилләр булыйм гел назлап искән.
Күшеккәндә салкыннардан йолыйм-
Учак булып җылытыйм,иркәм.

Моң кирәктә сандугачың булыйм.
Нур кирәктә булыйм кояшың.
Балкып атар алсу таңың булып
Ямьгә күмим сөю дөньясын.

Түр бакчаңда үскән гөлең булыйм-
Тик хуш исләр генә тараткан.
Булыйм иң кадерле газиз кешең
Сине генә һәрчак яраткан.

Белмим ансын,чынга ашарлармы,
Болар бар да хыял әлегә.
Хыялым да,якты теләгем дә-
Синең белән булыйм мәңгегә!

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-