Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Руслан Шарапов - Яратасын (Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләре, Руслан Шарапов көе) | Текст песни

Pesni.guru - сайт для Гуру

Фәнәвис Дәүләтбаев сүзләре, Руслан Шарапов көе.

Яратасың!

Яратасың.Сиздермисең генә.
Ачылуны кирәк тапмыйсың.
Мәхәббәтне бөек сергә тиңләп
Күңелеңдә аны саклыйсың.

Яратасың.Яшерәсең генә.
Белми диеп ахры уйлыйсың.
Хисләреңне читләр сизмәсенгә
Шыпырт кына миңа юллыйсың.

Яратасың.Моңа бер шигем юк.
Сизеп торам йөрәк җылыңны.
Якынлыгың күптән тоеп яшим,
Сузмасаң да миңа кулыңны.

Яратасың шау-шу куптармыйча,
Күңелеңнән,иркәм,эчеңнән.
Дөрләп торган кайнар мәхәббәтне
Тоеп яшим,иркәм,мин синнән.

Яратасың.Карашыңа чыккан.
Нурланып ул балкый йөзеңдә.
Яратасың,син яраткан кебек
Яратам Матурым үзем дә!


Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-