Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Рустам Шакиров - Ак бураннар | Текст песни

Ак бураннар буйлап киләм
Ак бураннар эченнән.
Гомерем дә әнә шулай
Күпме бураннар кичергән.

Бик риза мин язмышыма
Бураннар язганына.
Ак бураннар белән барам
Мин якты язларыма.

Бураннарга буйсынам мин,
Буйсындыра да алам.
Торган саен якыная
Бураннар белән арам.

Бик риза мин язмышыма
Бураннар язганына.
Ак бураннар белән барам
Мин якты язларыма.

Кышның утлы бураннары
Ярсып уйный канымда.
Кызу канлы бураннарны
Кичәр идем тагын да.

Бик риза мин язмышыма
Бураннар язганына.
Ак бураннар белән барам
Мин якты язларыма.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
  • Tatar Music - Aidar Faizrahmanov Tatar Music - Aidar Faizrahmanov
    Сизәсең микән шуны? Ак бураннар урап алса, Табарсың микән юлны? Кушымта: Син дә шулай сагына калсаң, Карама җилләренә.