Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Рушат Мударисов - Кичерегез безне каеннар.. | Текст песни

Авылымны чыгып киткән чакта
Ак каеннар калды озатып.
Авылымнан җырлый-җырлый киттем
Каеннарны кистем елатып.

Өметләрне сезнең акламасак
Кичерегез безне каеннар.
Дусларым отсада, исегезгә,
Төшерегез безне каеннар.

Чит җирләрдә йокыларын бүлеп
Төшләремә килеп керәсең.
Киттеләрдә оныттылар диеп,
Рәнҗемәгез инде безгә сез.

Өметләрне сезнең акламасак
Кичерегез безне каеннар.
Дусларым отсада, исегезгә,
Төшерегез безне каеннар.

Туган ягым, тәүге мәхәббәтем,
Газиз әнкәм төсле каеннар.
Санап көтәр кешем калмаса да
Онытмаслар әле каеннар.

Өметләрне сезнең акламасак
Кичерегез безне каеннар.
Дусларым отсада, исегезгә,
Төшерегез безне каеннар.
Онытмагыз безне каеннар.

Рушат Мударисов еще тексты


Другие названия этого текста
  • Ризван Хакимов - Авылым каеннары (1)
  • Рушат Мударисов - Кичерегез безне каеннар.. (0)
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-