Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

Сөмбел Билалова - Нигә очрадың | Текст песни


Синең белән бергә булу иде минем хыялым,
Синдә генә, синдә генә иде яме дөньяның.

Нигә генә, нигә генә очрадың син юлымда?
Мәхәббәтнең газабыннан, зинһар, мине арала.

Син бүләк иткән чәчәкләр сулдылар шул бирүгә,
Ялган мәхәббәт билгесен аңламадым мин нигә?

Нигә генә, нигә генә очрадың син юлымда?
Мәхәббәтнең газабыннан, зинһар, мине арала.

Яратам, дип, яратам, дип, буш сүзләр әйттең миңа,
Хәзер инде оныт, диеп, җиңел әйттем мин сиңа.
Бер дә юкка рәнҗеттең бит, йөрәккәең юк икән,
Кояштан да якты идем, сүндем, янмыйм мин бүтән.

Нигә генә, нигә генә очрадың син юлымда?
Мәхәббәтнең газабыннан, зинһар, мине арала.

Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 1
Видео
Нет видео
-