Гуру Песен Популярное
А Б В Г Д Е Ж З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Э Ю Я
# A B C D E F G H I J K L M N O P Q R S T U V W X Y Z

С. Сөләйманова сүзләре, М.Имашев көе - Саубуллашу Вальсы | Текст песни

Ак алъяпкычларда ак канат,
Күңел оча, гүя, акчарлак.
Ак канат иңнәрдә,
Җилферди җилләрдә,
Күңел оча ерак җирләргә.

Аерылыр чак җитә, дусларым,
Сизелмәде ун ел узганы.
Хуш, мәктәп, үз күрдең,
Яшәргә көч бирдең,
Канат куеп безне үстердең.

Алда юллар — кайсын сайларга,
Юллар чакыра әллә кайларга,
—Океаннар айкарга,
Очарга айларга,
Тормыш дәрьясында кайнарга.

Алъяпкычың, дустым, ак икән,
Ак булса да салыр чак җиткән;
Хыяллар — ак җилкән,
Кузгалырбыз иртән,
Ерак юлга чыгар чак җиткән.

С. Сөләйманова сүзләре, М.Имашев көе еще тексты


Другие названия этого текста
  • С. Сөләйманова сүзләре, М.Имашев көе - Саубуллашу Вальсы (0)
  • Р.сарваров (караоке) - Саубуллашу вальсы (0)
  • ♥♥♥ - Саубуллашу Вальсы (0)
Видео
Нет видео
-
Оценка текста
Статистика страницы на pesni.guru ▼
Просмотров сегодня: 4